Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур грантлар ота ала

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү буенча конкурс игълан итте. Анда фермер эшчәнлеге рәсмиләштерелеп, инде бер ел тирәсе эшләгән  крестьян хуҗалыклары катнаша ала. Грантларның суммасы 1,5-3 миллион сум. Конкурста катнашу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында (agro.tatarstan.ru) “Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ” бүлегендә белешергә була. Заявкалар быелның 21 ноябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International