Икенче-өченче мактаулы урыннарда Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Ә менә Юхмачы, Кошки, Апак, Түбән Әлки, Иске Хурада җирлекләре эшчәнлеге иң түбән бәяләнгән.
Рейтинг төзелгәндә җирлекләр башкарма комитетларының салым җыю, электрон хуҗалык кенәгәсе буенча эшләү, буш өйләрне рәсмиләштерү, шәхси сектордан сөт хәзерләү, сыерларны ясалма орлыкландыру, республика программаларында катнашу кебек эшчәнлек нәтиҗәләре исәпкә алынган.