Биредә кышкы спорт төре – хоккей уйнау өчен махсус мәйданчык барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый ук хоккей тартмасы Базарлы Матактагы “Алинә” спорт залы янәшәсендә дә төзелә. Бу объектларны районга республика нефтьчеләре бүләк иткән: “Татнефть” җәмгыятенә хоккей тартмалары булдыруда ярдәм сорап язылган хатларыбызга алар уңай җавап биргәннәр. Яңа мәйданчыклар 1 декабрьгә ачылыр дип көтелә.