Әлки районыннан иртәгә 7 егет армиягә китә

2016 елның 18 ноябре, җомга

Алар барысы да Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә китте. Иртәгә тагын 7 егетебезне дуслары, якыннары армиягә озатачак. Болар Базарлы Матактан – Артур Ерохин, Игорь Лазарев, Иске Чаллыдан Ленар Гатауллин, Түбән Кәчидән Роман Журавлев, Югары Әлморзадан Фәнис Сабирҗанов, Түбән Әлкидән Данис Фәсахов, Югары Колчуринодан Павел Фурасев. Егетләргә имин хезмәт итеп, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.

Армиягә чираттагы “отправка” 25 ноябрьгә билгеләнгән. Һәм ул көзге чакырылышта соңгысы да булачак. Спас районы хәрби комиссариатын безгә кушу белән бәйле  оештыру чаралары көзге чакырылышны кыска вакытта үткәрүгә китергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International