Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган

2016 елның 18 ноябре, җомга

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән,  аны әлеге карар законлы көченә кергән датадан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу – закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Я булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.  

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә,  районда  штрафларын вакытында түләмәгән 38 кеше административ кулга алынган, 6 сы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. 42 кеше исә “онытылган” штрафын икеләтә түләргә мәҗбүр булган. Җиде кешегә карата административ эш хәзер судта карала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International