Хәзер исә егетләр ремонтланып килүче Яңа Салман клубында эшлиләр. Алар шулай ук Базарлы Матакның Филиппов урамында төзелгән ятимнәр өйләрен дә электрга тоташтыралар. Бу эшләрне зур тырышлык һәм җаваплылык белән электрчылар Зәйдуллин Илнур, Хисмәтуллин Фаил һәм бригадирлары Җәләлов Булат башкара.