Әлки районы халкының зур күпчелеге референдумда үзара салым кертүне хуплады

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Районыбызда референдум 49 сайлау участогында үткәрелде. Участоклар якшәмбе көнне иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Районда узган референдум  исемлекләренә 15290 кеше  кертелгән иде Шуның 88 проценты тавыш бирүдә катнашты. Җирлекләрдә үзара салым җыю һәм аның средстволарын авылда яшәү шартларын яхшыртуга файдалануны хуплап халыкның 92.62 проценты тавыш биргән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, һәр җирлектә референдум барлык таләпләргә туры китереп үткәрелгән, закон бозулар булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International