Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев сайлаучыларны кабул итте

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу юлы да депутат янына төрле гозерләр белән дистәдән артык кеше килгән. Алар арасында шәхси  мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә, җәмәгать мәшәкатьләре белән йөрүчеләр дә бар. Әйтик, балалар спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин РСФСРның спорт мастеры Фәрит Хәсәншин истәлегенә Каргада гер спорты буенча турнир үткәрүдә ярдәм сорый. Базарлы Матактан Лариса Ильянкова инвалидлар көнендә бәйрәм чаралары уздыру өчен булышуны үтенә,

Депутат һәр кешене игътибар белән тыңлады. Кайбер мәсьәләләрне ул шунда ук хәл итте, беришләренең алга таба чишеләсенә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International