Дүртенче сыйныфтан башлап унберенчегә кадәр чирек саен белем сыйфатын бәяләү буенча тестлар үткәрелә. Барлык фәннәрдән тест сораулары республика мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелә. Укучылар эшләре тикшерү өчен шулай ук министрлыкка юллана. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары БДИны да сынау рәвешендә тапшырып карыйлар. (Пробный ЕГЭ). Унберенчеләр шушы арада рус теленнән һәм математикадан БДИ тапшырып белемнәрен сынадылар.