Әлки районының Чуаш Кичүе авылында ата-аналар соравы буенча көрәш секциясе эшли башлады

2016 елның 25 ноябре, җомга

Әлеге мөрәҗәгатьнең ничек хәл ителүе хакында без район балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамис Вафиннан белештек. Аның әйтүенчә, Чуаш Кичүендә көрәш секциясе эшли икән. “20 бала көрәш белән шөгыльләнергә теләк белдерде. Без алар белән атнага ике тапкыр авыл мәдәният йортында күнегүләр ясыйбыз. Балаларның омтылышы зур, бик тырышалар. Без әлегә билбау көрәшенә өстенлек бирәбез. Шулай ук татарча көрәш, ирекле көрәш күнекмәләрен дә өйрәтәчәкбез”,–ди Рамис Вафин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International