Базарлы Матак мәктәбендә әниләр бәйрәме

2016 елның 25 ноябре, җомга

Алар газизләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр, биеп-җырлап, шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәргәннәр. Әниләр балалары белән төрле конкурсларда катнашкан. Күңелле бәйрәм рухы бөтен кешене бөтереп алган! Бәйрәм ахырында балалар әниләренең беләзегенә кызгылт-сары тасмалар бәйләгәннәр. Чөнки бу төс кояш төсе, муллык символы, нәселнең дәвам итүен, иҗади ативлыкны аңлатучы төс.

Бәйрәм әниләр турында гаҗәеп матур презентация белән тәмамланган. Әниләрне 8”А” сыйныф җитәкчесе Г.Гатауллина да тәбрикләгән. Бу әниләргә олы шатлык, балалары белән  горурлану хисе бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International