Соңгы тапкыр укучыларыбызга “Бәхетегез тулы булсын өчен сезгә ни җитми?” дигән сорау тәкъдим ителгән иде. Бу сорауга 154 кеше җавап биргән. Тәкъдим ителгән җавапларның “Әти-әниләр” дигәне иң күп тавыш җыйган – 43 кешегә (27,9) үзләрен бик бәхетле итеп тойсыннар өчен әти-әниләре булмау комачаулый икән. Икенче урында “Акча”. Шулай дип 42 кеше җавап биргән. Ә менә сәламәтлекне бәхетнең нигез ташы дип 28 кеше атаган (18,2 %). Ундүрт кешегә бәхетле булу өчен үз өйләре, 10 кешегә – мәхәббәт, 4 кешегә балалар җитми. “Гаилә”, “Эш”, “Дуслар” дигән җавапны дүртәр кеше сайлаган (2,6%). Бер укучыбыз үзенә бәхетле булу өчен матурлык җитеп бетми дигән карарга килгән. Шулай итеп, укучыларыбызның бер өлеше бәхетле булуны болай күз алдына китерә: үз өеңдә мәхәббәткә корылган гаилә белән мул тормышта яшәп, балалар үстерү, әти-әнинең исән-сау, дусларың күп булу. Хәер, сораштыруда катнашучыларның гына түгел, барыбызның да бәхетле булу рецепты шуңа охшаштыр.