Районыбызда бүген ике халык театры эшли. Аларның берсе – район мәдәният йорты каршында, икенчесе – Әхмәт авылы мәдәният йорты каршында. Иртәгә әлеге коллективлар республика Мәдәният министрлыгының жюри әгъзалары каршында “халык театры” исемен раслау өчен сынау тотачак. Жюри каршында район мәдәният йорты хезмәткәрләре – “Өч балдызга – бер ялгыз”, әхмәтлеләр “Әгәр булса борчуларың” дигән спектакльләр күрсәтергә җыена.