Районыбыз һәр ике атна саен Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүдә катнаша. Бу юлы иртә таңнан 28 автомашина товарлар төяп башкалага юл тотты. “Кызыл Шәрык-Агро” өч йөк машинасыннан бөртек сату оештырды. “Хузангай” җәмгыяте бу юлы да бай ассортиментта ярмалар, ит эшләнмәләре төяп барган иде. “Тяминов” КФХ бәрәңге белән сату итте. Ярминкәдә “Салман” дуңгызчылык комплексы, “Яшь көч” җәмгыяте, фермерлар, аерым хуҗалыклар да катнашты.
Бу ярминкәләрне кала халкы көтеп ала. Безнең сәүдә рәтләре (алар палаткалар куеп ясала) тирәсендә һәрчак җанлылык була. Сөт ризыклары, кош-корт түшкәләре мулдан төяп барылса да, бик тиз сатылып бетә. Ә эре терлек итләре соңгы юлы авыррак сатылган.
Быел районыбыз Казанда тагын ике ярминкә үткәрәчәк әле. Анда үз товарын сатарга теләүчеләр авыл җирлекләре советларына мөрәҗәгать итсен.