Әлки районында инвалидлар декадасында бик күп төрле бәйрәм чаралары узачак

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар бермә-бер артып, алар катнашында төрле чаралар үткәреләчәк. Алар арасында шахмат-шашка турниры, үзешчәннәр концертлары, спорт ярышлары һәм башкалар бар. Инвалидлар ункөнлеге уздыруның төп максаты –  сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбыз тормышында проблемаларны ачыклау һәм хәл итү, төрлечә ярдәм күрсәтү, аралашу чикләрен киңәйтү.

Бүген районда 2763 кеше инвалид дип танылган. Аларның 106 сы – балалар. Билгеле, алар тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуына мохтаж.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International