Семинар Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган бизнес-десант кысаларында үтте. Аны алып баручы Дмитрий Долгов – кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше федераль корпорациясе тренеры. Ул мавыктыргыч итеп үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү юллары, моңа ярдәм итәрдәй дәүләт программалары турында сөйләде, тыңлаучылар белән файдалы элемтә корырга тырышты. Аның коллегасы – “Небо” онлайн-бухгалтерия җитәкчесе Артем Туровец та эшмәкәрләргә кирәк булачак мәгълүмат җиткерде, киләсе җәйдән эшли башлаячак электрон кассалар хакында сөйләде.