Әлки районында күп фатирлы йортларда газдан хәвефсез файдалану таләпләренең үтәлешен тикшерделәр

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Тикшерүләр   дәүләт торак күзәтчелеге, газ хезмәтләре белән берлектә оештырылды. Белгечләр күп фатирлы йортларны йөреп чыктылар, шулай ук социаль тармак объектларында булдылар. Рейдларда газ җиһазларының, төтен юллыкларының, вентиляция каналларының төзеклеге күзәтү астына алынды. Кешеләрнең газ приборларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен ничек үтәвенә аерым игътибар бирелде.

Әлеге рейдлар күптән түгел Рязань, Иваново өлкәләрендә торак йортларда газ шартлау белән бәйле фаҗигале очраклар уңаеннан, шулай ук Россия Президенты кушуы буенча үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International