Яңа матур җиһазлар – Президенттан

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Район үзәгендәге ике катлы бу бакча бинасы бик тузган иде шул.  Ул бит 30 ел рәтле ремонт күрмәгән. Әле бер-ике ел элек кенә ата-аналар хаты буенча ТНВ каналыннан журналистлар килгән иде. Кышкы айларда бакчада бик салкын булудан зарланып язылган иде ул хат. Йокы бүлмәләрендә термометр 16 градус кына  җылылык күрсәтте. Кая җылы торсын – тәрәзә рамнары черегән, җылыту системасы тузган иде.

Бүген инде безне бөтенләй башка бина каршы ала. Ул күз явын алырлык матур металл сайдинг белән тышланган. Тирә-юне брусчатка җәеп  матурайтылган. Балаларга ачык һавада уйнау өчен махсус мәйданчыклар да булдырылган.

Бакчаның эчке ягында да төзүчеләрнең бөтен тырышлыкларын куеп эшләве күренеп тора. Бизәү эшләре бик матур башкарылган. Уен бүлмәсе бер төрле ачык төскә буялса, йокы бүлмәсенә инде  күзне иркәләрлек икенче төс кертелгән.

Капиталь ремонт эшләренә республикадан 24,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Шуңа бинаның түбәсе ябылды, стеналары тышланды, электр, җылылык, су, канализация системасы тулысынча яңартылды. Ишек-тәрәзәләр алыштырылды, стена, түшәм, идәннәр өр-яңадан эшләнде. Кыскасы, төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмады.

Төрле төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар янында булганнан соң безне икенче каттагы актлар залына чакырдылар. Биредә сабыйлар яңартылган бакча өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтләр әйтә-әйтә җырлы-биюле тамаша күрсәттеләр. Берсеннән-берсе сөйкемле малай-кызларның чатнатып шигырь укуларын, оста итеп җырлау-биюләрен сокланып карап утырдык.

–Биредә безгә балаларны бик әйбәт тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган,–ди “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Татьяна Заминалова. –Зәвыклы итеп, сыйфатлы материаллар белән ремонтланган бакчабызга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 5 миллион сумга яңа җиһазлар кайтарылды. Яңарган бакчага килгәч, сабыйларыбыз аларны күреп бик шатландылар. Без инде үз чиратыбызда бөтен коллективыбыз белән тагын да тырышыбрак эшләрбез дип ышандырабыз.

Александр Никошин да балаларның һәм олыларның сөенечен чын ихластан уртаклашып:

–Менә район үзәгенең иң зур балалар бакчасында күптәннән көтелгән ремонтны башкара алдык. Миңа бу бина яңа төзелгәннәренә караганда да күбрәк ошады. Һәр бүлмә үзенчәлекле итеп эшләнгән. Биредә балалар  төпле тәрбия, мәктәпкәчә белем алып, киләчәктә районыбызның менә дигән ул-кызлары булып җитешерләр әле,–дигән ышанычын белдерде.

Әлеге тәбрикләүләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алия Дәминова да кушылдылар. “Бердәм Россия” партиясе исеменнән балалар бакчасына алар күптәннән хыялланган электрон синтезатор бүләк ителде.

Ата-аналар исеменнән Чулпан Гыйматдинова чыгыш ясады.

–Кичә балаларыбыз яңарган бакчага беренче тапкыр килделәр. Сабый күңеле бит ихлас, биредәге үзгәрешләрне күреп шулкадәр сөенделәр. Аларның шатлыгы безгә дә күчте. Биредә ремонт башланганда балаларыбыз вакытлыча башка бакчаларга урнаштырылды. Район җитәкчеләре, сизми дә калырсыз, ремонт бик тиз төгәлләнер, дигәннәр иде.  Чыннан да шулай булды. Без бик канәгать. Балалар хакында мондый кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт,–диде ул.

Төзелеш эшләрен “АртСтрой” җәмгыяте башкарды. Аларга да тантанада күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International