Әлки районы полиция хезмәткәрләре 150 литр контрафактлы спиртлы эчемлек алып баручы Минзәлә кешесен тоткарлаганнар

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында яшәүче 52 яшьлек әлеге ир-ат идарә иткән “ВАЗ-210930” автомобиле салонында һәм багажнигында спиртлы эчемлек тутырылган 5 әр литрлы 30 шешә табылган. Бернинди документлары булмаган 150 литр спиртлы эчемлек әлеге бәндәдән алынган. Тикшерү материаллары карар чыгару өчен  Чистай Дәүләт алкоголь инспекциясенә юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International