Әлки районында халыктан сөтне 22 сумнан кабул итәләр

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Тапшырылган продукция өчен халыкка 138 миллион сумнан артык акча таратылган. Хуҗалыкларында сыер тотучылар  сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк сатканнар. Райондагы “Молпром” һәм Дамир Шәйхетдинов шәхси предприятиесе халыктан сөтне килограммын 22 сумнан кабул итәләр. Бу югары бәя. Алга таба сөтнең бәһасе тагын да артыр дип көтелә. Савым сыеры асрау мәшәкатьле булса да, хәзер кереме дә сизелерлек инде. Күпләр ике сыер янына өченчесен алып, сөтбикәләре санын ишәйтергә тырыша.

Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов үзенә сөт тапшыручыларга саву аппаратлары алырга да булыша. Быел гына да ул шәхси хуҗалыкларга 45 саву аппараты алып кайтып биргән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International