Алексей Савинов, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре подразделениесе начальнигы, полиция капитаны: “Озаклап укырлык күп битле булсын иде”

2016 елның 2 декабре, җомга

Шулай булса да, район газетасын өйгә яздырып алып, һәр санын укып барырга тырышам. Үземә охшаган темаларга язмалар эзлим. Мине район тарихы, биредән чыккан күренекле шәхесләр, ветераннар турында мәкалә-хикәяләр кызыксындыра. Спорт турындагы хәбәрләрне игътибарсыз калдырмыйм. Без үзебез дә редакция белән еш аралашып, хокук саклауга, закончалыкның үтәлешенә кагылышлы мәкаләләр белән газета битләрендә чыгыш ясыйбыз, әлкилеләрне караклык, мошенниклык куркынычы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нинди фаҗигаләр китереп чыгаруы турында кисәтергә тырышабыз. Газетада басылган һәр мәгълүмат, шул исәптән белдерүләрне дә халыкка кирәк дип саныйм.

Район газетасының бер “кимчелеген” дә әйтеп үтим әле. Бик кечкенә ул. Битләре күбрәк булсын иде. Шул чакта анда әлкилеләрнең шигырьләренә, кыска хикәяләренә, файдалы киңәшләргә, юморга да урын табылыр иде. Кичләрен кулга “Әлки хәбәрләре”нең үзе калын да, бәлки әле төсле дә булган өр-яңа санын алу тагын да күңеллерәк булыр иде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International