Әлки районында авыл үзешчәннәре 2016 – Экология елына багышланган концертлар белән чыгыш ясый

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Программа киләчәк экология елына багышланды. Һәр чыгышта туган ягыбызга мәхәббәт, аның табигатен саклау, экологик проблемалар турында сүз булды. Аеруча Гүзәл Гайнетдинова, Гаваз Закиров, Әлфия һәм Касыйм Хәмзиннарның, Рузилә Хәмитованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. “Әлки чишмәләре” фольклор коллективының чыгышын да тамашачылар бик яратып карады.

Ә 30 ноябрь көнне сәхнәбез түрендә Кошки, Иске Матак, Иске Салман авыллары үзешчәннәре үзләренең сәләтләре белән сокландырды. Демидовка мәдәният йортының “Рябинушка” вокаль ансамбле чыгышлары күтәренке кәеф бүләк итте. Альмира Кәтиева, Татьяна Самарцева, Алмаз Сафиуллин җырлары, җитез кызларның биюләре концертның чын бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International