Әлки районында кар-боз сыннарга конкурс игълан ителә

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Аның тирә-ягына кар-боздан әкият геройлары сыннары ясап куелачак. Сыннарны төрле оешма-учреждениеләре ясаячак. Иң матур кар-боз скульптурага конкурс та игълан ителде. Конкурска нәтиҗә ясап җиңүчегә бүләкне Яңа ел төнендә чыршы янында тапшырачаклар. Бәйрәм чыршылары Базарлы Матакның Геройлар паркында һәм Ана даны паркында да куелды. Аларны бизәү өчен электриклар бу көннәрдә чыбыклар тарта, кирәкле җиһазлар урнаштыра. Һәр оешма, һәр учреждение бинасы каршында да чыршылар бастырыла бу көннәрдә. Әлегә иң матур бизәлгән яшел гүзәлләр Пенсия фонды идарәсе һәм редакция бакчаларында Һәр коллектив “үз” чыршыларын иң купшысы итәргә тырышып бизәсә авылыбыз Базарлы Матак та бәйрәм көннәрендә аеруча күркәм булыр, һәркемнең күңеле күтәрелер иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International