70 ел бәхетле яшәделәр

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бу вакытка инде буй җиткергән кара күзле чибәр егетебез фронтка китә. Үлем турында уйламыйча, бары дошманны юк итү, Ватанны яклау максаты белән, үзен-үзе аямыйча сугыша ул. Башкортстан кызы да бу вакытта сугыш кырында ут эченнән яралыларны алып чыга. Аңа әле нибары 19 яшь була, ә егетебезгә – 22.

Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, алар Җиңү көнен яу кырында каршы алалар. Кирәк бит, шушы бәхетле көннәрдә бер-берсен очраталар.

Болар – минем кадерле әти-әнием Исмәгыйль Ибраһимов һәм Гөлҗәүһәр Ганиева. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашалар. Сугыштан соң очрашып, гаилә коралар. Икесе дә гомер буе мәктәптә эшләделәр, яшь буынга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре дә балалар үстерделәр, оныклар, оныкчыклар сөю бәхетенә ирештеләр.

Утлы елларда кавышкан әти-әнием 70 елга якын бер-берсен яратып, хөрмәтләп гомер иттеләр. Гаилә, туган ил алар өчен иң кадерле төшенчәләр булды. Ни кызганыч, бүген алар арабызда юк инде.  Бу язмам газизләремнең рухына дога булып барсын.

Рәйсә Ибраһимова,

Базарлы Матак авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International