2016 елның 15 июлендә “Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына җинаять җаваплылыгыннан азат итү нигезләрен һәм тәртибен камилләштерү мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон көченә керде. Әлеге документ, аерым алганда, кыйнау, алимент түләүдән тайчану, күрәләтә ялган документны файдалану, вак урлашу өчен җинаять матдәләрен административ хокук бозулар рәтенә кертә.
Законда билгеләнгәнчә, мондый хокук бозулар өчен кешене башта административ җаваплылыкка җәлеп итәчәкләр. Ә ел дәвамында әлеге хокук бозу кабатланса, ул җинаять буларак квалификацияләнәчәк һәм гаепле кеше җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Әгәр закон бозу беренче мәртәбә эшләнсә һәм гаепле кеше китерелгән зыянны түләсә, зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгы штрафка алыштырылачак. Ә инде штраф түләнмәгән очракта кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.
Законда шулай ук чит милекне урлау күләменең чиге бер меңнән биш мең сумга кадәр күтәрелә – һәм бу инде хокук бозу түгел,җинаять дип танылачак.
Район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә яңа закон нигезендә өч кешедән җинаять җаваплылыгы алынды. Алар барысы да алимент түләүдән тайчанган өчен хөкем ителгәннәр иде.
Айрат Гибадуллин,
район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе начальнигы.