Әлки җире дә илгә батыр, тырыш уллар үстереп биргән төбәк. Бөек Ватан сугышы елларында алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ә өч әлкиле Дан орденының өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнә. Хезмәт батырларыбыз да аз түгел. Аларның берсе – Василий Прохоров Хлебодаровкада туып үсеп, авыл хуҗалыгында эшли һәм намуслы хезмәте өчен герой исеме ала. Ә башка хезмәт батырларыбыз республиканың һәм илебезнең төрле почмакларында яшәп-эшләп дан казана.
Бүген укучыларыбызга шундыйларның берсе – Югары Кәчидә туып-үскән, 16 яшендә Чабаксарга китеп туку фабрикасына эшкә кергән Юлия Ивановна Петрова турында сөйләп үтәсебез килә. Кечкенәдән авыл хезмәтенә өйрәнгән тырыш кыз бала үзе өчен ят мохиттә югалып калмый – кыска гына вакыт эчендә тукучы һөнәрен үзләштереп злгерә һәм өч айдан берьюлы 6 станокта эшләп беренче сортлы тукыма чыгара башлый. Чабаксрада киҗе-мамык тукымалар фабрикасы төзелгәч, Юлия Петрова шунда күчеп эшли, яңа җиһазларны өйрәнеп, беренчеләрдән булып 36 станокка хезмәт күрсәтә башлый, план биремнәрне күпкә арттырып үти ул.