Әлки районында мәктәп балалары (кулы белән) эшләгән әйберләрне сату буенча үткәрелгән аукционда җыелган 13570 сум акча хәйрия максатларында тотылачак

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Аукционда район оешма-учреждениеләре, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Балалар ясаган әйберләрдән, нәрсә булуына карамастан, үзенә бер җылылык бөркелә. Шуңа да акционга куелган товарларның күпчелеге беренче бәядән ике-өч мәртәбә кыйммәтрәккә сатылды. Төрле картиналар, аш-су бүлмәсе өчен уклау, такта кебек җайланмалар, йон оекбашлар, бияләйләр һәм башка шундый әйберләргә сорау зур булды. Район башлыгы Александр Никошин үзе дә берничә эшләнмәне югары бәядән сатып алып, башкаларга үрнәк күрсәтте.

Аукционда 13570 сум акча җыелды. Ул хәйрия максатларында тотылачак. Мондый аукционнарны квартал саен үткәрергә дигән тәкъдим дә әйтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International