Пенсия фондының район идарәсенә бу көнне биш кеше кабул итүгә килгән. Аларны нигездә ана капиталы бирү һәм аны файдалану тәртибе, пенсия билгеләү, моның өчен зарури хезмәт стажы кебек мәсьәләләр кызыксындырган. Халыкны идарә начальнигы Рәис Галләмов һәм бүлек җитәкчеләре кабул итеп, барлык сораулар буенча җентекле һәм тулы җаваплар биргәннәр.