Әлки районыннан республика Чыршы бәйрәменә иң актив һәм яхшы укучы 18 бала барачак

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Алар – төрле мәктәпләрдән уку алдынгылары, олимпиадалар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары, шулай ук ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Әйтик, Чыршы бәйрәмендә катнашасы бәхетлеләр арасында Базарлы Матак урта мәктәбе  укучысы, татар теле буенча республика олимпиадалары җиңүчесе Миләүшә Галләмова, Юхмачы урта мәктәбенең “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы командиры Дмитрий Демьянов, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона туры җиңүчесе Алия Мөхәммәткәримова (Базарлы Матак урта мәктәбе)һ.б. бар. Бу хакта безгә балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте.

Чыршы бәйрәме 25 декабрьдә Казанда “Татнефть-арена” да узачак. Анда 8 меңгә якын бала  катнашачак. Традиция буенча аларны Яңа ел белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлар дип көтелә. Сүз уңаеннан, быел республика Чыршы бәйрәме 16 нчы тапкыр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International