Әлеге ярышларда үз авырлыгында икенче урынны алган Вероника Хәйруллина (Иске Тахтала) исә 8 мең сумлык сертификатка ия булды. Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, бу кызларыбыз Казахстанның Астана шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, алтын һәм көмеш медальләр алдылар. Регинаның әтисе Илдис Нуретдинов чемпион кыз тәрбияләгән өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.