Паркларда – бәйрәм рухы

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Район үзәгендәге “Ленин бакчасы” паркы бүген чын-чынлап әкиятләр патшалыгына әверелде. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы Әтәч (тавыгы белән, әлбәттә), Крокодил Гена белән Чебурашка, Колобок һәм башка җәнлек-җанварлар “кунакка килгән”. Мондый әкият геройлары әле тагын  “көтелә” икән. Бу паркта аллы-гөлле утлары белән балкып утыручы районның төп чыршысы, төрле гирляндалар белән бизәлгән аркалар бәйрәм мохитен тагын да көчәйтәләр. Район үзәгенең бүтән паркларында да бәйрәм чыршылары бизәлде, Кыш бабай, Кар кызлары пәйдә булды.

Салкыннан курыкмагыз, паркларга килегез, дуслар! Монда кыш бизәкләренә өстәп кешеләр кулы белән тудырылган матурлык кәефегезне күтәрер, бәйрәм рухы өстәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International