22 һәм 24 ноябрьдә үткәрелгән депутат кабул итүләре вакытында да Яңа Чишмәдәге “Ландыш”, Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы һәм Түбтау авылы балалар бакчасы мөдирләре килгәннәр иде. Алар Айрат Нәҗиповичтан уенчыклар сатып алуда ярдәм итүен срадылар. Уенчыклар сатып алып, әлеге учреждениеләргә илтүне депутат Хәйруллин Хәйрия фонды хезмәткәрләренә йөкләде. Бу әле фондның сайлаучыларга ярдәм итү белән бәйле эшләренең бер өлеше генә. Якын арада аларның ДЦП диагнозлы балаларны Казандагы тернәкләндерү үзәгендә дәвалауны оештыру, иҗат коллективына костюмнар тегү өчен материаллар сатып алу, спорт үзәге өчен төзелеш материаллары алу һәм тагын бик күп эшләр белән шөгыльләнәсе бар.
Декабрьдә фонд хезмәткәрләренең мәшәкатьләре һәрчак гадәттәгедән күбрәк. Ай инвалидлар декадасы белән башлана, тиздән инде Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре куәтләнә. Кыш бабай ролен башкарып, фонд хезмәткәрләре ел саен үзләренә беркетелгән районнардагы приютларга һәм аз керемле гаиләләргә баралар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшыралар.
Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә өч мәктәпкәчә балалар учреждениесендә тәрбияләнүче 412 сабый Хәйруллин Хәйрия фондыннан яңа уенчыклар алдылар.