Зыкы салкыннар башланганчы Түбән Әлки эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов белән килешеп бу юлга ком ташытканнар, аны тигезләткәннәр. Нәтиҗәдә юл бераз күтәрелгән, хәзер инде аны кар да элеккечә басмый. Ә 2017 елда үзара салым акчасына ком өстенә вак таш җәюне планлаштырганнар. Шулай итеп, авыл халкы үз акчасына әйбәт юл төзеп куярга ниятләгән.