Ул узган елда яшьләр һәм балаларның “Кеше.Җир.Космос” дигән фәнни-тикшеренү проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашкан иде. Илдар башта конкурсның республика этабында беренче урынны алган һәм конкурсның Мәскәүдә узачак өлешенә чакырылган. Укучыбызның тирә-яу мохитне саклауга багышланган эше анда икенче урынга лаек дип табылган. Менә шул уңышлары өчен Илдарны Президент Чыршысына чакырганнар да инде. Бу бәйрәм 26 декабрьдә булачак.