Әлки районының Салман авылы халкына Яңа ел бүләге – капиталь ремонттан соң биредә мәдәният йорты ачылды

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Мәдәният йортының түбәсе, идән-түшәмнәре, тәрәзәләре тулысынча алыштырылды. Шулай ук җылылык системасы, суүткәргечләр яңартылды. Фойе, тамаша залы, артистлар өчен бүлмәләр зәвык белән ремонтланды. Гомумән, клуб бөтенләй яңарды. Затлы тәрәзә пәрдәләре, уңайлы урындыклар, яңа музыка аппаратурасы алынды. Ремонтланган мәдәният йортындагы матурлыкны күреп, авыл халкы аһ итте.

“Бу мәдәният йорты авыл өчен зуррак та иде,–ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. –Без аның сәхнәсен дә, тамаша залын да бераз кечерәйтеп эшләдек. Хәзер зал 100 урынлы. Тора-бара китапханәне, почтаны, авыл җирлеге советын да шушы бинада урнаштыру күздә тотыла”.

Яңартылган мәдәният учагын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин аның һәрчак күңелле һәм эчтәлекле тамашалар белән яшьләрне  дә, олыларны да җәлеп итүен, халык белән тулып торуын теләде.

Шул ук кичне булган Бал-маскарадта залда алма төшәрлек тә урын  юк иде. Яңа клубтагы беренче тамашага салманлылар гына түгел, тирә-күрше авыл халкы да килде. “Өй туе” бик күп кеше катнашында, күңелле һәм матур узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International