Бал-маскарадлар 30-31 декабрь кичләрендә узачак. Чыршылар куелган, матур итеп бизәлгән. Мәдәният хезмәткәрләре клублар тирәсен дә ямьләгәннәр – кардан-боздан әкият геройлары сыннарын ясап куйганнар. Апак, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Каракүл, Бибай Чаллысы клублары янындагы фигуралар бигрәк тә күркәм. Алар ерактан игътибарны җәлеп итеп торалар.
Авыл клублары хезмәткәрләре быел “Яңа ел белән, ветеран!” акциясе дә оештыралар. Бюджеттан тыш эшчәнлек хисабына тупланган акчаларга бүләкләр сатып алганнар, бәйрәм көннәрендә өлкәннәрне, инвалидларны Яңа ел, Раштуа белән котларга җыеналар.