Без әлеге бәйгегә ел азагында йомгак ясарга уйлаган идек. Әмма укучыларыбыздан хатлар килә торды, һәм аларның байтагы газетада урын алып өлгермәде. Шуңа без бәйгене киләсе елда да дәвам иттерергә уйладык. Районыбызның күркәм гаиләләре турында язмалар көтәбез сездән.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 2017 елда “Әлки хәбәрләре”нең беренче саны 11 гыйнварда чыгачак.