Әлки районы җирлекләре үсеш планнарын тәкъдим иттеләр

2016 елның 30 декабре, җомга

Барлык 21 җирлекнең башлыклары авылларда демографик вәзгыятьне яхшырту буенча нинди чаралар күрергә җыенулары турында сөйләделәр, торак һәм социаль учреждениеләр биналары төзү һәм ремонтлау ниятләре белән уртаклаштылар. Җирлекләр әзерләгән планнарга гаилә фермалары санын арттыруга кагылышлы юнәлешләр дә кертелгән. Авылларда буш торган биналарны “эшкә җигәргә” җыеналар җирле үзидарәләр. Стратегик планнарда бюджет туплау, чыгымнар, үзара йөкләнгән салымнарны җыю һәм файдалануга да зур игътибар бирелә.

Җирлек башлыклары презентацияләнгән планнарга район җитәкчелеге үз тәкъдимнәрен дә кертте. Тулаем алганда алар хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International