Ел дәвамында районда 89 туй булган. Ни аяныч, 29 пар аерылышкан, ә 274 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.
2017 елда иң беренче туй Базарлы Матакта булырга тора. Шушы авыл егете Илнур Нотфуллин 6 гыйнварда Ташбилге кызы Гөлназ Сафинаны килен итеп төшерәчәк. Хәерле юл аларга! Мәхәббәтләре гомерле, гаиләләре бәхетле булсын!