Әлки районындагы Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр депутаттан Яңа ел бүләкләре алды

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Үзләре йөри алмаганнарны бәйрәмчә бизәлгән чыршы янына коляскалар белән алып чыктылар. Өлкәннәрнең берсе Кыш бабай булды. Кар кызы (хезмәт күрсәтүче ханым) белән алар һәркемне  бәйрәм белән котладылар, уеннар оештырдылар. Җырлап-биеп осталыкларын күрсәтүчеләргә Кыш бабай капчыгыннан бүләкләр дә өләште. Яшьлекләрен искә төшереп җырлар, такмаклар башкаручылар да, тыпыр-тыпыр биеп алучылар да булды. Матур итеп киенгән әби-бабайлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Аннан соң һәммәсе бәйрәм табынына утырды. Мул табында тәмле пилмән дә, күп төрле җиләк-җимеш бар, татлы ризыклар да күп иде.

Һәр елдагыча, быел да интернатта тәрбияләнүчеләр якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” генераль директоры Фоат Вәлиевтән бәйрәм бүләкләре алды. Депутатның ярдәмчесе әби-бабайларнң һәркайсын Яңа ел белән котлап тапшырды мул күчтәнәчләрне.

Шуны да әйтергә кирәк, интернатта тәрбияләнүчеләр Яңа елны ремонтланган, уңайлыклары арткан бинада каршыладылар. Интернат тагын да киңәйтелде, быел ул тагын 20 кешене кабул итә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International