Малай бүген 4 сәгать 30 минутта район бәби тудыру бүлегендә (ул хәзер вакытлыча хастаханәнең хирургия бүлегендә урнашкан) дөньяга килде. Ул – гаиләдә алтынчы бала. Бәхетле әни – Сихтермә-Хузангай авылыннан 34 яшьлек Ольга Агапова. Ольганың ике улы, өч кызы бар иде инде. Шунысы игътибарга лаек, Ольга Агапованың бишенче баласы – кызы Елизавета да былтыр районның 2016 елгы беренче баласы булып 3 гыйнварда туган иде.
Яңа туган малайның авырлыгы 3,942 килограмм, буе 55 см. Әни дә, бәби дә үзләрен яхшы хис итәләр.