Әлки җирлегендә каратэчылар белән Раштуа бәйрәме бәйгесе оештырылды

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Быелгы ярышлар алдагылар белән чагыштырганда күбрәк командалар катнашы белән узды. Әйтик Казаннан - дүрт, Димитровградтан - өч, Чистай, Зәй һәм Әлкидән командалар катнашты.  Келәмгә үз көчләрен сынарга 110 яшь спортчы чыкты. 

Көне буе барган бәйгедә 6 яшьүсмер беренче урынны, 8 - икенче һәм 5 - өченче урыннарны алдылар. 

Командалар ярышында 8 дән - 11 яшькә кадәрлеләр арасында Әлки командасы беренче, Димитровград - икенче, Зәй - өченче булды. Ә 12 дән 15 яшькә кадәрлеләр арасында Димитровград - беренче, Әлки - икенче, Чистай - өченче урыннарны алдылар. 

Яшьләрне быелның тәүге җиңүләре белән тәбриклибез, аларга спортта яңа уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International