Әлки районының Түбән Кәчи җирлегендә Раштуага әзерләнәләр

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Ә бүген Түбән һәм Югары Кәчи авыллары тагын бер олы бәйрәмгә – Раштуага әзерләнә. Җирлек советы башка еллардагы кебек Түбән Әлки эшмәкәре Шәйхетдинов белән килешү төзегән. Эшмәкәрнең тракторы бәйрәм алды көннәрендә авыллар урамнарын кардан чистарта, юлларны ача. Бигрәк тә чиркәүгә илтүче юлларга игътибар зур. Бусы аңлашыла да, Раштуа – православныйларның иң кадерле бәйрәмнәренең берсе, һәм бик күпләр бу көнне Ходай йортына дога кылырга киләчәк бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International