Әлки районында ел башыннан районда сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар күбәйгән

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Республикада да ОРВИ белән чирләүчеләрнең кискен артуын хәбәр итәләр. “Бездә авыручылар саны эпидемия чигеннән ким, –ди район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина. –Әмма ОРВИ һәм грипп таралу ихтималы зур. Шуңа һәркем әлеге чирләрдән саклану чараларын күрсен, профилактика таләпләрен үтәсен иде.  Авырып китсәгез, һичшиксез үзегезнең гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итегез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International