Әлки районында Изге Раштуа зурлап билгеләп үтелде

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Базарлы Матактагы Изге Троица храмында бәйрәм гыйбадәтен район благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Соңгы елларда гыйбадәтләр чиркәүнең яңа бинасында уза. Халык та бик күп җыела. Бәйрәм службасына килгән православныйларны Изге Раштуа белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.

Икенче көнне, 7 гыйнварда, Андрей Зиньков берничә чиркәүдә гыйбадәтләр үткәрде, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  тәрбияләнүчеләр янында булды. Аннан ул Салман балалар приютына килеп, андагы сабыйларга бәйрәм күчтәнәчләре өләште.

Бу көнне благочинный шулай ук тәүлек әйләнәсе кизү торучы  янгын часте һәм район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән очрашты, аларны  Изге Раштуа белән котлады. Аннан соң ул район үзәк хастаханәсендә дәваланучы  балалар янында булып, алрага да бәйрәм бүләкләре калдырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International