Әлки районында кар сыннары конкурсы дәвам итә

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Алар һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Шушы сыннар янәшәсенә басып фотога төшеп социаль челтәрләргә куючылар да булды. Иң оста кар скульптурасына хәтта конкурс та  игълан ителгән иде, җиңүчеләргә 1 гыйнварга каршы төндә бүләкләр тапшырылды.

Район җитәкчелеге әлкилеләрнең бу эштә активлыгын искә алып конкурсны дәвам итәргә булды. Төзелеш материалына кытлык юк, кар явып тора. Шулай булгач, кардан әкият геройларына, әдәби персонажларга, киек-җанварга, хайваннарга “һәйкәлләрне” тагын да күбрәк бастырырга була. Бу эшкә балаларны да җәлеп итсәк, саф һавада иҗади эш белән шөгыльләнү алар өчен аеруча файдалы булыр иде. Ә район җитәкчелеге җиңүчеләргә бүләкләр булачак дип ышандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International