Әлки районының Яңа елга әзерлеген республика комиссиясе бәяли

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Район үзәгендә дә, авылларда да Яңа ел бәйрәменә зур әзерлек белән кердек. Базарлы Матак үзәк паркында Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле җәнлек-җанварлар сыннары ясалды. Шундый ук матур сыннар  байтак учреждение һәм предприятиеләр каршында да барлыкка килде.

Республика комиссиясе, конкурста катнашучы барлык муниципаль берәмлекләрдә булып чыккач, 1 февральдән дә калмыйча нәтиҗәләр чыгарачак. Быел бәйге биш номинациядә уза.

Район үзәге паркларында Яңа ел каникулы көннәрендә күп төрле чаралар узды. Кышкы күңел ачу программасы язга кадәр дәвам итәчәк әле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International