Түбән Әлморзада яшәүчеләр редакциягә әнә шундый сорау юллаган иде. Без авыл халкының гозерен Алексеевск район электр элемтәсе узелының Әлки цехы начальнигы Ринат Зариповка җиткердек. Ул болай дип җавап бирде:
–Түбән Әлморза халкы бүгенгә телефон элемтәсенең иске үткәргечләреннән файдалана. Авылда интернет челтәренә ышанычлы керү мөмкинлеге булсын өчен җепселле-оптик элемтә линиясе сузу сорала.(волоконно-оптические линии связи) Ачык һавадан сузылган линияне алып, аны җир астыннан үткәрү зарур. Бу исә авылда элемтә челтәренә капиталь ремонт ясауны таләп итә.
Узган ел без Иске Әнҗерә, Яңа Чаллы авылларына җепселле линияләр салдык. Шулай ук Кошки һәм Спас районының Иж-Борискино авыллары арасында шундый эш башкарылды. Быел исә Карамалы, Иске Камка, Югары Матак, Чуаш Шәпкәсенә 25 километр озынлыкта җепселле линияләр салу планлаштырыла.
Кызганыч, 2017 ел планында Түбән Әлморзага җепселле линия сузу әлегә каралмаган.