Әлки районында Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры чыгыш ясады

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Тамашачылар нигездә рус һәм чуашлар, ягъни христиан динен тотучылар иде. Алар тын да алмыйча хор башкарган дини эчтәлекле җырларны, Раштуа белән бәйле колядка, гимнарны тыңладылар. Җырчыларның бернинди музыка коралына иярмичә чиста, нәфис тавыш белән Ходайга, Мәрьям апага, Иисуска багышланган дога-җырлар башкаруы искиткеч тәэсирле булды. Студентлар чыгышлары да шундый ук рухка корылган иде.

Соңыннан кунакларга район башлыгы Александр Никошинның рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International