Кагыйдә буларак, авыллардагы бу зур җыелышларда район җитәкчеләре, төрле оешма-предприятиеләр вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнаша.
Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары узган 2016 елда башкарылган эшләргә хисап тотачак, быел эшләнәсе хезмәтләр барланачак. Мондый җыеннарда авыл халкы җирлек һәм район җитәкчеләренә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә, торак пунктлардагы проблемаларны күтәрә.